Менделеевск өстендә танылмаган очучы объект
Шимбә көнне өченче микрорайонда яшәүчеләр һавада танылмаган очучы объект барлыкка килүнең шаһитлары булдылар.
- Кичке тугызынчы яртыда өйгә кайта идек, - дип сөйли 10 яшьлек Диана, - без яши торган Химиклар урамындагы 7 нче йорт янында һавада кызыл тап күрдек. Җиргә якынлашкан саен, зурая барды. Без бик курыктык. Мин велосипедымны...