Чупакабра: фаразлар төрле, халык куркуда
Газета битләрендә, интернет челтәрендә соңгы вакытта еш язылган куркыныч җанвар - чупакабра безнең районыбызда яшәүчеләрне дә куркуга салды.
"Песәйдә чупакабра бар икән, төнлә килеп кош-кортларны бугазлый һәм канын эчеп китә икән", дигән шомлы хәбәрне җәй көне ишеткән идем. Массакүләм мәгълүмат чараларында аның Татарстанда күренүе турында соңгы ике елда күп сөйлиләр....