Сугыш ветераны юбилеен билгеләде
Менделеевскида яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Александр Матвеевич Коновалов шушы көннәрдә 90 яшьлеген билгеләде.
Беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, "Ленинград оборонасы өчен" медале белән бүләкләнгән Александр Матвеевичка башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Миронов Россия Президенты Владимир Путинның адреслы открыткасын, район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды. Котлауларга Социаль яклау идарәсе начальнигы...