Диспансеризация яңа кагыйдәләр буенча
2013 елда республикада Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләгән диспансеризациянең яңа тәртибе кертелде. Аның нәтиҗәләре һәм үзенчәлекләре турында үзәк больницаның баш табибы Мөслим Гилёв сөйләде.
Диспансеризация бөтен гомер дәвамында өч елга бер үткәрелә: беренчесе - 21 яшьтә, аннан соңгылары - 24, 27, 30 һәм алдагы яшьләрдә. Диспансеризация үткәрүнең календарь елы...