Һөнәре – икенче әни
Без 27 сентябрьдә Тәрбиячеләр көнен билгелибез. Корреспондентыбыз Е.Габделбариева шәһәрлеләрнең фикерен белеште: алар беренче остазларын хәтерлиләрме?
Евгения Лузина, бухгалтер:
- Минем өчен иң яхшы тәрбияче булып Татьяна Анатольевна Бурмистрова кала. Аңа чиксез рәхмәтлемен. Ул мине дә, кызымны да тәрбияләде. Настяны балалар бакчасына алып килгәч, үземнең кечкенә чагымны искә төшердем. Таня апаны,...