Сабыр холыклы, игелекле шәфкать иясе
Мин яшәгән йорт подъездына таба еш кына мөселман хатыннарына хас булганча озын җиңле һәм итәкле күлмәктән, өстеннән камзул кигән, башына матур итеп кашемир яулыгын бәйләгән бер ханым атлый. Фатирым тәрәзәсеннән аны күзәткәндә мин сокланып, кайвакыт "ак" көнләшү белән озатып калам.
Һәрвакыт чиста, пөхтә, килешле итеп киенгән, кулындагы төргәгендә күчтәнәче булган...