Гап-гади авыл укытучысы
Сүзем гади авыл укытучысы, балалар күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы Фәния Шәкүр кызы Мөхәмәтхатыйпова турында.
1959 елның 1 гыйнварында Алабуга районының Морт авылында Шәкүр абый белән Нурҗамал апаның беренче кызлары Фәния дөньяга килә. Бер-берсенә ихтирам, игътибар булган, эшчән, тату, заман белән бергә атлаучы гаиләдә балалар да дөрес тәрбия алалар....