Казан кунаклары коллективларга бәя бирде
"Юность" район мәдәният йортында җомга көнне теләге булган менделеевлыларга фольклор коллективлар чыгышын тамаша кылу мөмкинлеге бирелде, анда 12 иҗат берләшмәсе "халык" ансамбле исемен раслады.
Һәр коллектив үз программасын әзерләде, анда вокаль-хореографик композицияләр, йолалар, традицияләр, милли бәйрәмнәргә багышланган сәхнәләштерелгән тамашалар тәкъдим ителде. Мисал өчен, "Бигәш" ансамбле тамашачыга - борынгы туй йоласы,...