Чык барында үлән чап
Шәһәрдә территорияләрне төзекләндерү һәм яшелләндерү чаралары дәвам итә. Без, шәһәр урамнарында йөреп, газон чабучыларның җиңел булмаган эшләрен ничек башкаруларын күрдек.
Рәшид Гарифуллинны Фомин урамының 17 нче йорты янында очраттык. Ул Менделеевскида 1998 елдан яши, Уралдан күчеп килгән. Үлән чабу белән дүртенче ел шөгыльләнә, электр газон чапкычы ярдәмендә хезмәтен тырышып башкара....