Ә сез грипптан прививка ясаттыгызмы?
Салкыннар көтмәгәндә килде һәм, һәрвакыттагыча, без аларга әзерләнмәдек. Медиклар билгеләгәнчә, суыкта озак булу, балансланмаган туклану, көчсез иммунитет, стресслар кискен респиратор авырулар очраклары артуга китерә.
Профилактик чаралар грипп һәм ОРВИны кисәтүгә юнәлдерелә. Болар - салкыннарга кадәр иммунны ныгытучы препаратлар куллану, чыныгу, сәламәт яшәү рәвеше, шулай ук симптомнары барлыкка килгәннән соң беренче...