Дембель альбомы
Шәһәрдәшебез сергей Владимирович Плитманның фотографиясен редакциягә әнисе Римма Ивановна алып килде.
Аның сөйләвенчә, Сергей армия сафларында 1985-87 елларда хезмәт иткән. хезмәтенең икенче елында үзе теләп Әфганстанга киткән. Улы бу турыда искә төшерергә яратмый.
Хәзер С.Плитман "Менделеевсказот" предприятиесендә эшли, уллары Антон һәм Глеб өчен үрнәк әти булып тора.