Конкурста җиңүчеләр
ТР Хәрби комиссариатының Менделеевск районы буенча бүлеге (начальнигы подполковник Дамир Вәлиев) узган ел эшчәнлеге йомгаклары буенча оештырылган смотр-конкурста җиңүгә иреште.
Үз төркемендәге тугыз шундый бүлек арасында яхшы материаль база, җиһазлау, бинаны сыйфатлы бизәү күрсәткечләре учреждениене алдынгылар исемлегенә кертте. Коллективның бүләкләр копилкасы тагын бер кубокка тулыланды.