Җир – билгеләнеш буенча
Районда гомуми мәйданы 1675 гектардан арткан авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге 37 участок файдаланылмый.
Россельхознадзор һәм ТР Росреестр хезмәткәрләре ясаган рейд барышында шундый нәтиҗәгә киленде. Россельхознадзорның җир контроле бүлеге дәүләт инспекторы Ш.Дәүләтшин билгеләгәнчә, тикшерүләр республиканың барлык районнарында бара. Менделеевск районында 10 елдан артык авыл хуҗалыгы билгеләнешендә файдаланылмаган участоклар ачыкланды. 300 гектарда биек...