Гаилә – иң зур байлык
"Кама таңнары" приютында Халыкара гаилә көнен үзенчәлекле билгеләделәр.
Кунакка килгән ата-аналарны, әби-бабайларны, учреждениедә тәрбияләнеп чыкканнарны директор Илсөяр Зыятдинова сәламләде, һәркемгә гаилә җылысы теләде.
Музыка җитәкчесе Екатерина Задоркина, педагоглар Вәсимә Шакирова һәм Айсылу Җамалетдинова белән әзерләнгән чара бәйге формасында оештырылды. Очрашу "Гаиләдә кем иң мөһим кеше?" дигән сорауга җавап эзләде. Әни,...