Хатын-кызлар җир сөрде, без тырмаладык
Мин 1934 елның 11 октябрендә Петрозаводскида (Карелия) туганмын.
Әти-әнием гади эшчеләр булган. Әтием Онега трактор заводында токарь, әнием фотография салонында хезмәт куйган. Бөек Ватан сугышы башлануга, июль аенда шәһәрне бомбага тота башладылар. Йортлар янында, нигездә алар шәхси иде, бомбадан качу урыны төзүгә керештеләр. Радиодан һава тревогасы игълан итеп, качарга тәкъдим...