Идел буйлап сәяхәт – депутаттан бүләк
Ура! Безгә - 70 укучыга теплоходта "Казан-Самара-Болгар-Казан" круизында булу бәхете тәтеде! Без - шәһәр һәм авыл мәктәпләренең олимпиада, конкурсларда җиңүчеләре, балалар берләшмәләре активистлары, күпбалалы һәм азкеремле гаиләләрдән.
Круизда безне БИҮ директоры Ә.Талыйпова озата барды, район советы аппараты җитәкчесе Илшат Кәшипов, мәгариф идарәсе начальнигы Сергей Данилов оештыру мәсьәләләрен хәл итүдә булышлык...