Кабель, акча, документлар
11-17 ноябрь аралыгында эчке эшләр бүлегендә чит милекне урлауның өч очрагы теркәлде.
Әлегә каракларның шәхесе ачыкланмаган. Урланган әйберләр исемлегендә - хуҗалык складыннан бодай, шәһәр йортларының берсе чардагыннан 150 метр озынлыктагы телефон кабеле, подъездда торган балалар коляскасыннан паспорт, саклык һәм медицина кенәгәсе, акча.