Тәҗрибә, төгәллек, осталык
20 майда Бөтендөнья метрология көне билгеләнә. Бу - сирәк һөнәр ияләренең бәйрәме. Кагыйдә буларак, әлеге өлкәдә югары класслы осталар эшли. Шуларның берсе - "Менделеевсказот" заводының баш метролог бүлеге әйдәп баручы белгече Людмила Кузнецова. Мәкаләнең исеме аның һөнәри сыйфатларын бик яхшы характерлый.
Людмила Петровнаның Яңа Менделеевск химзаводында эш көннәре 1986 елның...