Хыялы чынга аша
Вәсилә Мортазина
Балачак хыялы тормышта чынбарлыкка әйләнергә мөмкин. Якташыбыз Мартин Мөхәммәтҗанов безне моңа инандырды.
Мартин - Казан театр училищесының 1 нче курсы студенты. Балачактан ул актер булырга хыяллана. Иң элек балалар бакчасында ихластан шигырь сөйли, аннан мәктәптә. Әти-әниләре аның теләген хуплыйлар һәм озак уйлап тормыйча улларын сәнгать мәктәбенең эстетика бүлегенә...