Алло, “Смольный” тыңлый!
Әнисе Гүзәл Ринатовнаның шалтыратуына Артур Йосыпов шулай җавап бирә. Ул "Смольный" өйрәнү корабле курсанты.
Артур Менделеевскида туган. Әйтергә кирәк, шәһәрдән әлеге корабльдә хезмәт итүче бердәнбер вәкил. "Смольный" Балтыйк диңгезе карамагында. Хәзер корабль Новороссийскида дислокацияләнә.
- Шушы көннәрдә Кара диңгезгә чыктык, - ди Артур телефоннан сөйләшкәндә. - Урта диңгезгә барып җитүне...