Традицион кыйммәтләр өчен
Менделеевскида эш визиты белән Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин булып китте.
Ул мәчет эшчәнлеге белән танышты, анда йөрүчеләр белән сөйләште. Имам-мөхтәсиб вазифаларын башкаручы Әлфәс хәзрәт Гайфуллин белән әңгәмәдә яшьләр белән эшләү, традицион рухи кыйммәтләрне торгызу, деструктив агымнарга каршы тору турында сүз барды.