Галиҗәнап хатын-кызга багышлана
Традиция буенча, 8 Март бәйрәме алдыннан район җитәкчесенең хатын-кызлар белән очрашуы булды.
Тантана 7 мартта С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда оештырылды һәм очрашуга халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүче хатын-кызлар чакырылды. Тамаша залына кергәндә гүзәл затларны кадет сыйныфы укучылары каршы алдылар һәм һәрберсенә чәчәкләр тапшырдылар.
Район җитәкчесе Игорь Привалов көн геройларына ихлас...