Ил сагында асыл егетләр
Менделеевлы Илүс Исламов хәрби бурычын Сахалинда үти. Ул ефрейтор, элемтәче.
Узган елның июлендә армия сафларына киткән егет Ульяновск шәһәрендәге хәрби частьта дүрт ай уку курслары үтеп, илебезнең ерак төбәгенә җибәрелә. Балачактан чыныгып үсүе аңа климатка тиз ияләшергә ярдәм итә. Солдат тормышы егетне ныклыкка сыный.
Илүс 1995 елда Башкортстанның Борай районы...