Беренче сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек
12 ноябрьдә Мәдәният елы уңаеннан республиканың беренче сыйныф укучылары өчен мәдәни-мәгариф проекты старт алды.
"Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" дип аталган гамәлне Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары оештырган. Үсеп килүче буынга рухи тәрбия бирүне максат итеп куйган чара уку елы дәвамында узачак. Татарстанда бу көнне 42 меңнән артык бала өчен мәдәният...