“Могҗизалы китап дөньясы”
Татар китапханәсе мөдире Гөлназ Хафизова балаларны китап дөньясына якынайту һәм укуга мәхәббәт уяту максатыннан шундый исемле чара оештырды.
7 нче мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесенә йөрүче ике төркем нәниләр китап тарихына сәяхәт ясадылар. Мисыр, Греция, Кытай, Алман илләрендә китап бастыру, Германиядә беренче китап нәшер итү машинасы, Россиядә һәм Казанда беренче китаплар...