Йорт каршында күл
Юбилейная урамының 5 нче йортында яшәүче Александр Калмыков редакциягә юллаган хатында коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең вазифаларына салкын каравын белдергән.
"Ишегалды себерүчеләр онытканда бер күренәләр, тирә-юньдә чүп-чар. Эскәмияләр күптән ремонт көтә. Почта әрҗәләре булмау да кыенлыклар тудыра. Ачык калган кое йортта яшәүче балалар иминлеге өчен курку уята. Ишегалдындагы асфальтта каймалар (бордюрлар) булмау...