Конвертта фото тег белән яңалыклар
-
Элек монда ферма булган
Әлеге фотода Камай авылы фермасы сурәтләнгән. - 1961 елда, - дип яза хезмәт ветераны Наил Гайнетдинов, - барлык эшләр кул хезмәте белән башкарыла иде. Терлекчеләрнең төп ярдәмчеләре атлар булды. Ат көче малларга печән, салам, су ташуда кулланылды. Хәзер ат асраучылар районда бармак белән генә санарлык инде. Агач ферма да күптән...
-
Ушковлар истәлеге
Бу фотоны безгә хезмәт ветераны Наил Гайнетдинов алып килде. Аның бай фотоархивында төрле заманнарның истәлекле вакыйгаларын, тарихи мираска ия биналарны чагылдырган рәсемнәр күп. - Фотодагы бинаның стенасына химикатлар сеңеп беткән, - дип яза наил ага. - Монда берәр төрле цех эшләгәндер. Янәшәсендә пекарня һәм немец, япон әсирләрен ашата торган ашханә...
-
Ерак еллар кайтавазы
Хезмәт ветераны Наил Гайнетдиновның шәхси фотоархивы истәлекле сурәтләргә бай. Шуларның кайберләрен ул редакциягә дә алып килде. Бу рәсемдә - Камай авылыннан Әхмәдиев Хуҗамехәмәт Минебай улы (сулда). Газета укучыбыз сөйләвенчә, Хуҗамехәмәт партизаннар отрядында совет власте өчен сугышкан, 1918 елда һәлак булган.