Игелеккә чикләр юк
Менделеевск коррекция мәктәбенә "Нижнекамскнефтехим" акционерлык җәмгыяте предприятиесе (ПАО) чирек гасырдан артык шефлык ярдәме күрсәтә. Шушы көннәрдә әлеге предприятиенең профсоюз комитеты вәкилләре мәктәп коллективы белән чираттагы очрашуга җыелды.
Мәктәпнең актлар залында укучылар һәм укытучылар катнашында концерт күрсәтелде. Нәфис сүз осталары, җыр-моң сөючеләр, бию белән мавыгучыларның изгелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек һәм дуслык темасына...