Концерт-бүләк: яхшы җырлар, күңелле биюләр
Районның үзешчән сәнгать артистлары өлкәннәр өчен концерт-бүләк әзерләделәр. Кичә Гассар исемендәге мәдәният сараеның яңартылган зур залында үтте.
- Тормыш иптәшем Асия Кадыйрованы хупларга килдем, - ди 74 яшьлек Николай Терентьев. - Ул ветераннар хорында җырлый.
Николай Григорьевич 35 елдан артык Кыргызстан карьерларында экскаваторчы булып эшләгән. Ун ел элек Менделеевскига күчкәннәр....