“Бу дөнья нинди матур”
Билгеле җырдан әлеге сүзләр Гассар исемендәге мәдәният сараеның иҗат сезонын ачу уңаеннан зур концертның лейтмотивы булды.
- Сарайда озакка сузылган ремонтка да карамастан, иҗат коллективлары эшчәнлекләрен туктатмадылар, - диде сәламләү сүзендә Мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева. - Бүген бию һәм вокаль ансамбльләргә репетицияләр өчен мөмкинлекләр биргән мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре...