Тырыш, сабыр, олы йөрәкле
Шушы көннәрдә Татар Сарсазында гомер кичерүче хезмәт ветераны Мәрфуга Кәшбиева якыннары янәшәсендә 80 яшьлек юбилеен каршылый.
Авылдашлары аның турында "Тырыш, сабыр, олы йөрәкле", диләр. Бик күпләр язмышына тигән өлеш кебек, Мәрфуганың да балачагын сугыш урлый. Биш яшьлек кызга бик иртә тормыш тәртәсенә җигелергә туры килә. Шулай да, әнисе балаларының укуын...