Менделеевск яңалыклары тег белән яңалыклар
-
“Безнең мәктәп иле”
Шундый исемдә 3 нче мәктәптә укытучылар көне һәм мәгариф учреждениесенең 30 еллыгына багышланган чара узды. Бәйрәм көнендә иртә белән үк мәктәп фойесында музыка яңгырады. Укытучыларны өлкән сыйныф укучылары "пиратлар" образында каршы алдылар һәм аларны үзләренең "корабльләренә" алдылар. Квест барышында педагоглар ребуслар, кроссвордлар чиштеләр. Чара ахырында барлык остазларны татлы призлар көтте....
-
Бәзәкә 500 еллыгын билгели
Иртәгә Бәзәкәдә авылның 500 еллыгы билгеләнә. Күләмле чарага җирлектә яшәүчеләр, күпсанлы кунаклар җыелачак. Программада: 10.00 - "Фан чишмәсен" ачу 11.00 - Ат чабышлары 12.30 - Бәйрәмне тантаналы ачу 13.00 - Спорт һәм милли уеннар, ярышлар 17.00 - Бәйрәм концерты (авыл Мәдәният йорты) Ә биш йөз еллык авылның тарихы нинди? Укучыларны...
-
Атлы һәйкәлләр теле
Атлы кеше һәйкәленең яшерен мәгънәсе бар. Әгәр ат алгы аякларын һавага күтәреп тора икән, димәк, кеше сугышта һәлак булган. Атның бер генә аягы күтәрелсә, герой сугышта алган яралардан үлгән. Әгәр аякларының дүртесе дә постаментта тора икән, кешенең үлемендә сугыш гаепле түгел, дигән сүз. ФОТОДА: Мәскәүнең Манеж мәйданында Жуковка һәйкәл. Георгий...
-
Йорт фасадын граффити бизи
Шәһәр көненә район җитәкчелеге инициативасы белән Фомин урамының 24 һәм 21 нче йортлары фасадларында бөек рус химигы Дмитрий Иванович Менделеев һәм химия сәнәгате пионеры, Кокшанда химик завод төзүгә нигез салган Петр Капитонович Ушковның граффити портретлары барлыкка киләчәк. Исегезгә төшерәбез, июль аенда "Граффити-Fest" региональ фестивале узды, анда республиканың иң яхшы граффитичылары...
-
Үз эшенә тугрылыклы
Мин туганнарым арасында прокуратура хезмәткәрләре юк дип уйлый идем. 2012 елның маенда ТР прокуроры Кафил Әмиров республика ведомствоара иншалар бәйгесендә миннән: " Коростелёва фамилиясе Менделеевск районы прокуратурасы белән ничек бәйле?" дип сорагач, нәрсә дип җавап бирергә дә белмәдем. Һәр кеше нәрсә дип җавап бирергә белмәгән, әмма җавап бирергә тиеш булган...
-
Дәүләт хезмәтләре: гади һәм уңайлы
Бүген Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталы электрон төрдә 240 хезмәт тәкъдим итә. Ел башыннан сервиста 1,9 миллион шәхси кабинет теркәлгән. Түләүләрнең иң популяр төрләре ТКХ хезмәтләре, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен штраф түләүләр. 2017 елда республика халкына 55402184 электрон хезмәт күрсәтелгән. Шуларның: -төрле сораулар һәм...
-
Иң мөһиме – игътибар
Менделеевскида яшәүче Пелагея Васильева 90 яшен билгеләде. Пелагея Павловнаны истәлекле юбилее белән башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы, торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча урынбасары Александр Белоногов котлады. П.Васильева - сугыш чоры балалары вәкиле. - Безнең балачакны сугыш урлады, - ди ул. - Кече яшьтән авыр хезмәттә үстек, ләкин төшенкелеккә бирелмәдек,...
-
Менделеевскида Мәүлид кичәсе узды
С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда район күләмендә мөселманнарның Мәүлид кичәсе узды. Анда Казаннан вәкилләр - җырчы, педагог, ТАССРның атказанган артисты, ТР халык артисты Мингол Галиев һәм аның шәкертләре, җырчылар Илдар Гаделшин, Динар Шәймәрданов катнашты. Районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев кичәне гарәп телендә Коръән аятьләре белән башлады, вәгазь укыды һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд...
-
19 декабрьдән Менделеевскида “Полиция Кыш Бабае” акциясе башлана
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләр балаларына, приютта һәм балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә кием-салым, уенчыклар, китаплар җыюны оештыра. Полицейскийларның бу изге гамәлләренә һәркем кушыла ала. Мәрхәмәтлелек, кешелеклелек кебек сыйфатларны үз эченә алган әлеге акция 6 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Физик һәм юридик затларны акциядә катнашырга, мохтаҗ...
-
Менделеевскида мөһим сан барлыкка килде
Менделеев мәйданында төрле утлар белән бизәлгән "50" саны барлыкка килде -шәһәр юбилее өчен бу бик мөһим. Ул менделеевлылар һәм шәһәребез кунакларын ерактан ук җәлеп итә: металл каркас яңа ел гирляндалары белән уратылган.
-
Киләсе атнада Менделеевскида үзәк чыршы ачыла
Ул С.Гассар исемендәге мәдәният сарае мәйданында 22 декабрьдә 17 сәгатьтә була.
-
Менделеевскиның 11 нче балалар бакчасында Бөтенроссия экологик форум- фестивале узды
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 11 нче "Балачак планетасы" мәктәпкәчә учреждениесендә "Табигатьнең дуслары бар: ул без - син һәм мин" Бөтенроссия экологик форум-фестивале узды. Анда Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Мамадыш, Менделеевск, Кукмара, Удмуртиядән мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, аларның остазлары - тәрбиячеләр һәм педагоглар барлыгы 300гә якын кеше катнашты, алар арасында...
-
Менделеевскиның туган якны өйрәнү музее 25 еллыгын билгеләде
"Юность" РМЙнда Менделеевск шәһәренең туган якны өйрәнү музеена 25 ел тулу уңаеннан тантаналы кичә узды. Анда төрле елларда музейда хезмәт куйганнар, тирә-якны өйрәнүчеләр, район халкы мирасын туплау һәм аны буыннан-буынга җиткерүдә лаеклы өлеш керткән менделеевлылар катнашты. "Чын күңелдән" тапшыруы форматында мул табынлы өстәл янында оештырылган чара музейны ачуда, коллекцияләр җыюда,...
-
Күңел җылысы салынган кул эшләре
С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда сәләтле мөслимәләрнең II Районара "Хәят" кул эшләре бәйгесе узды. Анда Менделеевск, Әгерҗе, Алабуга районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән 13 яшьтән алып 80 яшькә кадәрге егермегә якын хатын-кыз катнашты. Районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев күргәзмә-ярминкәдә катнашучы мөслимәләрне сәламләп, бәйгенең Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния Нәзарәте ярдәме белән оештырылуын...
-
Менделеевскиның 8 нче бакча әниләре сынатмады
8 нче "Сандугачым" мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә тәрбияләнүчеләрнең әниләре арасында Россиядә әниләр көненә багышланган бәйге узды. Алып баручы өлкән тәрбияче Гүзәлия Фәттахова сүзләренчә, ана назын тоеп үскән бала бәхетле була, зирәк акыллы һәм изге җанлы әниләр балаларны туган җиребезне яратырга, халкыбызның традицияләрен хөрмәт итәргә өйрәтәләр, гаилә учагын сүндермичә саклаучы илаһи зат...