Бабама Җиңү өчен рәхмәт
Ижёвка мәдәният йортында сугыш һәм тыл ветераннарына бәйрәм оештырылды. Әдәби-музыкаль композиция сугыш темасын чагылдырган җырлар яңгырашында презентация, слайд-шоу белән башланды.
Беренче сыйныф укучылары (укытучылары Зоя Шәйхетдинова) монтаж тәкъдим иттеләр. Бөтенроссия шигырь конкурсының район этабы лауреаты Ралина Нургалиеваның М.Җәлилнең "Кызыл ромашкалар" шигырен укуы һәркемне дулкынландырды. "Конфетти", "Колибри" бию төркемнәре кунакларга композицияләр...