Менделеевск тег белән яңалыклар
-
Сәүдә хезмәтенә багышланган гомер
Вера Григорьевна Сазонова 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул озак еллар намуслы хезмәте өчен "Хезмәт ветераны" медале белән бүләкләнгән. Бу ачык күңелле ханымны шәһәрдә күпләр белә. Ул озак еллар гастрономда, аннан яшелчә кибетендә эшләде. Язмабыз герое күпбалалы гаиләдә туа. Әтисе Григорий Казаков ОРС складында эшли. Вераның балачагы җиңел булмый. 50...
-
Укучыларга мәктәпкә җыенуда ярдәм итәләр
Менделеевскида "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" республика акциясе старт алды. Ул Татарстанда 2006 елдан үткәрелә һәм хәйриячеләрнең игътибарын мохтаҗ гаиләләргә уку әсбаплары алуга һәм мәктәпкә әзерләнүгә булышуга җәлеп итүгә юнәлдерелә. Яңа уку елында 358 беренче сыйныф укучысы тәүге тапкыр парта арасына утыра, шуларның 125 енә мәктәп кирәк-яраклары белән портфель җыйдылар. Район...
-
Рамискә бергәләшеп ярдәм итик
Хөрмәтле менделеевлылар! Әфганстан сугышы ветераннары һәм инвалидлары союзы битараф булмаска һәм әфган сугышы ветераны Гайнетдинов Рамис Наилевичны хуплап хәйрия концертына килергә чакыра. Концерт 29 августта Гассар исемендәге мәдәният сараенда була. Башлана 18 сәгатьтә. Билет бәясе 150 сум, 20 августтан мәдәният сарае кассасында сатуда. Барлык җыелган акчалар гаять авыр хәлдә булган...
-
Лагерьда – әдәп, әхлак һәм рухи тәрбия
3 августтан 9ына кадәр шәһәрнең "Таң" мәчетендә район күләмендә мөселман лагеры оештырылды. Анда 5 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге балалар йөри, авыллардан да килгәннәр. 43 кыз һәм малай өчен биредә ислам дине сабаклары өйрәнү белән бергә төрле мәдәни, спорт чаралары да үткәрелә. Районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев билгеләвенчә, лагерьда балаларга...
-
Район яшьтәше вәкиле
Өстәмә белем бирү педагогы Гөлназ Стрелкова 1985 елда - Менделеевск районы оешкан елда туганнар исәбеннән. Аңа 30 яшь, әмма ул тормышта күп нәрсәгә ирешкән. - Гөлназ май аенда туды, ул көнне җепшек кар яуды. Әмма ул безнең шатлыгыбызга комачауламады, - диләр Фәния Рафаиловна һәм Фоат Фәйзрахманович. - Без аны һәм...
-
Рөстәм Миңнеханов: “Менделеевск районы – позитивта“
ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика инвестиция программаларының гамәлгә ашырылуы барышы белән танышу максатында эш визиты белән Менделеевскида булып китте. Татарстан лидеры ТР Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин һәм район җитәкчесе Валерий Чершинцев белән берлектә республиканың сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы кысаларында капиталь ремонт булган Менделеевск районы үзәк больницасында...
-
Район судында телефон номерлары алмашынды
Соңгы вакытта мин район судына шалтырата алмыйм. Эш нәрсәдә икән? - дип сорый Николай Казаченков. Суд хезмәткәрләре аңлатуынча, анда хәзер телефон номерлары үзгәргән икән: Суд рәисенең кабул итү бүлмәсе (85549) 2-74-04 Канцелярия (85549) 2-74-34 Гражданлык һәм административ эшләр буенча канцелярия (85549) 2-74-08 Архив (85549) 2-74-16 Факс (85549) 2-53-44
-
Балалар поликлиникасы яңа режимда эшли
Менделеевск районында яшәүче ата-аналарга балалар шифаханәсенә бару - зур сынау, чөнки табиб кабинетына озын-озын чират, балалар елавы... Менделеевск район үзәк хастаханәсе администрациясе балалар поликлиникасы эшчәнлеген оештыруның төрле юлларын эзләде. Нәтиҗәдә башка дәвалау-профилактик учреждениеләрнең, шул исәптән европалыларның эшләү алымнарына тукталдылар. Хәзер кабул итү язылу буенча, балалар табибының эш сәгате һәм бер...
-
Түтәлләрдә могҗиза
1 августта "Түтәлләрдә могҗиза" исемле һәвәскәр бакчачылар бәйгесе старт алды. Без дача сезонын яратучылар үстергән гадәти булмаган яшелчә, җиләк-җимешләре, бакча участогы бизәлеше, гаҗәеп чәчәк түтәлләре белән шатландырырлар, үзләре турында сөйләрләр һәм тәмле ризыклар, тозлау, маринадлау ысуллары турында рецептлары белән уртаклашырлар дип ышанабыз. Ирешелгән "рекордлар"ыгыз турында фотография һәм язмаларыгызны электрон почта...
-
Башкириягә таң калганнар
"Очарование" үрнәк бию коллективына Башкортстанның Күгәрчен районында узган "Баик-2015" башкорт биюе балалар телевизион конкурсында Татарстанны тәкъдим итү хокукы бирелде. Гала-концертка Астрахань өлкәсеннән "Алтын", Ульяновскидан "Волга", Тыва республикасыннан "Шынгыраш" бию коллективлары кунак булып килде. Яшь солистлар Ринат Зиннәтуллин һәм Риана Латыйпова "Гармунчы дустым" татар биюен башкарып, тамашачыны эчкерсезлекләре белән шаккатырдылар. Коллективның...
-
Менделеевлылар Хәрби-Диңгез флоты көнен билгеләделәр
26 июльдә иртә белән үк яшьләр, ир-атлар тельняшка һәм бескозыркаларда шәһәр урамнарына чыктылар, тәрәзә аша Андреевск әләмнәре белән узган автомобильләр күренде. Хәрби-Диңгез флоты көненә багышланган митинг мемориаль мәйданда узды. Район җитәкчесе Валерий Чершинцев диңгез чикләрен саклаучыларны, аларның якыннарын, туганнарын һәм барлык җыелганнарны бәйрәм белән котлады, ныклы тазалык, уңышлар, бөек илебезнең...
-
Менделеевскида Ленин скверы ачылды
Татарстанда Парк һәм скверлар елы кысаларында төзелгән Ленин скверын ачу менделеевлылар өчен шәһәр көне һәм район юбилее алдыннан яхшы бүләк булды. - Сквер тарихи истәлекле, буыннар элемтәсе һәм шәһәрлеләрнең культуралы ял итү урыны булачак, - диде район җитәкчесе Валерий Чершинцев сәламләү сүзендә. - Яңа һәйкәл Уфадан кайтарылды, һәм хәзер ул...
-
Менделеевлылар телефон мошенникларыннан зыян күрде
Менделеевск районында бер тәүлектә социаль мошенниклыкның дүрт очрагы теркәлде. Дүрт менделеевлыга туганнары бәлага очравы, авария ясавы, һәм хәзер проблеманы хәл итү өчен акча таләп ителүе турында телефоннан шалтыраталар. Полиция хезмәткәре итеп үзен тәкъдим иткән икенче шалтыратучы юл-транспорт һәлакәте очрагын раслый. Ике шәһәрле жуликлар кармагына эләкми. Ә икесе, мәгълүматның дөреслеген тикшермичә,...
-
Күңел диңгезгә тарта
26 июльдә Хәрби Диңгез флоты көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмдә хәрби моряклар, флот ветераннарын, үзенең язмышын илебезнең диңгез киңлекләрендә хезмәт итү белән бәйләгән кешеләрне тәбриклиләр. Менделеевлылар үзләренең флотта хезмәт итүләре турында сөйлиләр. Константин Мокшин: - Мин Калининград өлкәсенең Балтийск шәһәрендә хезмәт иттем. 26 ноябрьдә өйгә кайтканга 5 ел була. Командирның...
-
Менделеевлылар Ураза бәйрәмен билгеләп үттеләр
Узган җомгада менделеевлылар мөселманнар өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе - Ураза гаетен билгеләп үттеләр. "Таң" мәчетендә иртә таңнан халык күпләп җыелды. Иртәнге 7 сәгатьтә гает вәгазе укылды, 8 сәгатьтә - бәйрәм намазы. Имам-мөхтәсиб Ирек хәзрәт Нуриев һәм район җитәкчесе Валерий Чершинцев мөселманнарны изге рамазан ае тәмамлану белән тәбрикләделәр, иминлек, эчке...