Менделеевск тег белән яңалыклар
-
“Җиңү салюты” фестивале гала-концерт белән тәмамланды
Ике бүлектән торган концерт программасына 47 номер керде. Фестивальдә меңнән артык менделеевлы, егермедән артык предприятие һәм оешма катнашты. Район җитәкчесе Валерий Чершинцев сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул талантлы үзешчәннәргә, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, җирлек башлыкларына рәхмәт белдерде һәм дипломнар тапшырды. XIV район халык иҗаты фестиваленең йомгаклау программасына, вәкаләтле жюри...
-
Кыңгырауның 100 чыңы
Менделеевскиның әрмән общинасы геноцид корбаннарын искә алды. 24 апрельдә Осман империясендә 1915 елда геноцид корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелде. Богоявление храмында җеназа укылды, аны храмның өлкән попы Алексий атакай башкарды. Анда әрмән диаспорасы вәкилләре, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Константин Макаров, Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова катнашты. Службадан...
-
Артистларга – алкышлар, ветераннарга – чәчәкләрАртистларга – алкышлар, ветераннарга – чәчәкләр
"Карпов исемендәге химзавод" акционерлык җәмгыяты үзешчәннәре концерты традиция буенча "Җиңү салюты" халык иҗаты фестивален очраклы гына йомгакламый. Чөнки нәкъ менә карповлылар узган гасыр башында фестиваль хәрәкәте инициаторлары булды. Завод үзешчәннәре концерты районның мәдәният тормышында вакыйга булды һәм һәрвакыт тулы заллар белән үтте. Бу юлы да Гассар исемендәге мәдәният сараена аларның...
-
Минем исемдә! Мин горурланам!
7 нче мәктәптә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Минем исемдә! Мин горурланам!" исемле "Куркынычсыз тәгәрмәч" яшь инспекторлар хәрәкәтенең район бәйгесе узды. Аны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дирекциясе һәм ЮХИДИ бүлеге белән берлектә мәгариф идарәсе оештырды. Бәйге 2014-2020 елларга республикада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча федераль максатчан программа чараларын, җәмәгать тәртибен...
-
Җырладылар, биеделәр, ботка белән сыйладылар
"Ижминводы" санаториенда "Җиңү салюты" фестивале кысаларында дәвалау-сәламәтләндерү учреждениесе һәм ижёвка авыл җирлеге үзешчән артистларының берләштерелгән концерты булды. Программаны "Кояшкай" балалар бакчасы шәкертләре башкаруында "Күгәрченнәр биюе" ачты. Ольга Маннапова, Людмила Морозова, Рамил Дәүләтшин, Александр Гоголев, Резедә Шәймөхәммәтова, Динсаф Гыйльфанов сугыш чоры җырлары белән вокал жанрында чыгыш ясадылар. Зал Пономарёвларның гаилә ансамблен,...
-
Шефлар янә бүләкләр белән
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ТР буенча суд приставларының Федераль службасы идарәсе вәкилләре "Кама таңнары" балалар һәм үсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән очраштылар. Ведомство җитәкчесе ярдәмчесе Светлана Гришина Җиңү көненә багышлап Рәсәй, республика күләмендә төрле чаралар үткәрелүен билгеләде. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар, хәбәрсез югалганнарның исемнәрен торгызуда Россия суд...
-
Завод артистлары тамашачы күңелен әсир итте
"Җиңү салюты" район халык иҗаты фестивале кысаларында "Менделеевсказот" һәм "Аммоний" заводлары үзешчәннәре әзерләгән концерт бер сулышта кебек узды. Завод үзешчәннәре чыгышы тамашачыда һәрвакыт югары кызыксыну уята. Залдагылар арасында артистларның туганнары һәм якыннары да күп иде. - Бүген минем киленем һәм оныгым чыгыш ясый, - ди Зөлфия Забалуева. Танылган вокалчы Юрийның...
-
Рәхмәт әйтәбез һәм түбәнчелек белән баш иябез
Тыл хезмәтчәннәре - заводлыларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Константин Макаров һәм ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина шундый сүзләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Гассар исемендәге мәдәният сараена юбилей медальләрен тапшыру тантанасына ун ветеран килде. Нәкъ менә алар һәм башка бик күп бондюглылар завод цехларында сугышка киткән әтиләрен, абыйларын алыштырдылар. Предприятие фронт...
-
ЗАГС ишекләрен ачты
Шимбә көнне Менделеевск ЗАГСы бүлегендә яшь парлар өчен Ачык ишекләр көне булды. - Бүген без шушы көннәрдә никахларын теркәүчеләрне генә түгел, бу вакыйганы планлаштыручы яшьләрне дә чакырдык, - ди ЗАГС бүлеге мөдире Фаина Козырева. Булачак өйләнешүчеләр туй бизнесы өлкәсендә мәшгульлеге булган җирле эшмәкәрләр күргәзмәсе белән таныштылар. Алар тантананы бизәү вариантлары,...
-
Тылсымлы куллы, нурлы йөзле шәфкать туташы
8 нче "Сандугачым" балалар бакчасының өлкән шәфкать туташы Гөлзирә Гыйләҗева 60 яшьлек юбилеен билгеләде. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе ачылуның беренче көннәреннән үк биредә хезмәт куюына октябрьдә 34 ел булачак. - Бакчада 143 бала тәрбияләнә, кызлар һәм малайларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, айлык һәм еллык сәламәтләндерү планнарын төзибез. Алар нигезендә иртәнге зарядка...
-
Шинельсез Җиңү геройлары
3 һәм 3а микрорайоннарында яшәүче 16 тыл хезмәтчәне юбилей медальләре алды. Чара 3 нче мәктәптә узды. Тантана хуҗаларын район җитәкчесе Валерий Чершинцев котлады. - Сезнең Җиңүгә керткән өлешегез, сугыш елларындагы фидакарь хезмәтегез бәһасез, - диде Валерий Сергеевич. - Сез шинельләр кимәдегез, еш кына ялангач та йөрдегез, ләкин тылда батырлык күрсәттегез,...
-
Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков “Аммоний”да булды
Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков җомга көнне эш визиты белән менделеевскига килде. Ул "Аммоний" интеграцияле химик комплексында төзелеш эшләре барышы белән танышты. Илдар Шәфкатович һәм аны озатып йөрүчеләр төзелеш объектларында булдылар. Бу көнне республиканың төзелеш буенча штаб утырышы узды. Анда Внешэкономбанк рәисе Владимир Дмитриев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Россия...
-
Сәхнәдә – ак халатлы медиклар
"Җиңү салюты" XIV район халык иҗаты фестивале кысаларында Менделеевск район үзәк больницасы хезмәткәрләре тәкъдим иткән концерт аншлаг белән узды. Фойеда кул эшләреннән күргәзмә, "Кан басымыңны үлчә" акциясе оештырылды. Район үзәк больницасы шифаханәсе фельдшерлары Юлия Гоголева һәм Эсмира Мусаева, шәфкать туташы Альбина Гыйльметдинова фестивальгә килүчеләрнең кан басымнарын үлчәп, киңәшләр бирделәр. 13...
-
Авырлыкка тез чүкмәгән буын
Шәһәребездә яшәүче хезмәт ветераны Шәргыя Гыйниятуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләде. - Сугыш башлану хәбәрен авылдашларымнан ишеттем. Әтием дүрт ел яу кырында булды. Әнием Шәрифямал җилкәсендә биш бала калды, мин -өлкәне. 16 яшемдә туган авылым Берсут Сукачида (Мамадыш районы) "Трактор" колхозында хезмәт биографиямне башладым. Кырчылыкта һәм терлекчелектә башкармаган эш калмады. Фермада...
-
Укучылар язгы ГТО нормалары тапшыруга әзерләнә
Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 2014 елның 1 сентябреннән "Хезмәт һәм оборонага әзер" физкультура комплексы гамәлгә кертелде. Татарстан аның пилотлы территориясе булды. Корреспондентыбыз Татьяна Ясәвиева бу өлкәдә район мәктәпләрендә хәл торышын сорашып белеште. - Мәгариф идарәсендә район мәктәпләрендә ГТО нормаларын үтәүне кертү турында приказ чыкты һәм комиссия төзелде. Барлык...