Хезмәте – иҗат чыганагы
"Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре" Бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңүче Светлана Биктемирова балалар тәрбияләүгә 25 ел гомерен багышлаган.
"Иң яхшы тәрбияче" номинациясендә үзен сынаган Светлана Геннадьевнаның уңышлар копилкасында төрле күләм бәйгеләрдә алган дипломнар, грамоталар саклана. Педагог иҗади ярышларга үз картиналарын, кул эшләрен, шәкертләренең төрле техникада башкарган хезмәтләрен юллый....