Гомер көзе кояшлы
Тыл һәм хезмәт ветераны Җәмилә Хәйретдинова шушы көннәрдә 90 яшен билгеләде.
Җәмилә апа олы юбилеен дүрт баласы, җиде оныгы һәм дүрт оныкчыгы янәшәсендә каршылый.
- Аллага шөкер, балаларым тырыш, тәүфыйклы, акыллы, миһербанлы булып үстеләр, - ди Җәмилә Мөхәмәтзакировна.
Башкортстанның Бакалы районы Килькабыз авылында күпбалалы гаиләдә туган кыз хезмәт сөючән булып...