Искә алу митингы
Хезмәт вазифаларын үтәгәндә һәлак булган милиция хезмәткәрләрен искә алу митингы хокук саклаучыларның һөнәри бәйрәме алдыннан обелиск янында булды.
Аны бүлек начальнигы Айбулат Юнысов ачты.
- Һәлак булган милиционерлар Михаил Волков, Ринат Гарифуллин, Сергей Дёмин мәңгегә безнең сафта калырлар. Безнең изгелек һәм гаделлек хакына башларын салган коллегаларыбызны һәм аларның батырлыгын онытырга...