Гран-при “Бәхет кошы”нда
Балалар иҗат үзәгендә "Мода-2013" декоратив-гамәли иҗат фестивале узды.
Күргәзмәдә йөздән артык эш тәкъдим ителде: бәйләнгән, чигелгән, сәйләннән ясалган әйберләрне үзәк шәкертләре һәм мәктәп укучылары үз куллары белән эшләгән.
Актлар залында рәт араларын гадәти булмаган киемнәрдәге модельләр, чыгыш ясаучының истәлекле мизгелләрен төшереп калырга ашыккан кулларына фотоаппарат тоткан тамашачы биләгән. Төрле журнал...