Киләчәккә оптимизм белән
Монаш җирлегендә икенче ел рәттән юллар төзү һәм гидротехник корылмаларны ремонтлау буенча күләмле эшләр башкарыла.
Журналистлар бригадасы төзелеш объектларында булып, зур үзгәрешләр күреп кайтты.
Монаш трассасыннан уң якка борылып, Акътәҗек авылына эләгәбез. Без монда мәдәният-гаммәви чараларда күп мәртәбә булдык, ләкин һәрвакыт авыл юлының начарлыгыннан иза чигә идек. Яңгырдан соң бөтенләй...