Балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе утырышыннан
Район прокуратурасында балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Анда прокурор ярдәмчесе Д.Салехов, социаль педагоглар, психологлар, табиб-нарколог Н.Әхмәдуллина һ.б.лар катнашты. Утырышка административ беркетмә төзелгән яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре чакырылды.
Шул ук көнне Тихоновода балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенең күчмә утырышы узды. Моңа авылда яшәүчеләрнең мәктәп укучысын спиртлы эчемлек куллануга җәлеп итүе...