Наркотикларсыз киләчәк
Җомга көнне район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин рәислегендә наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышында үсмерләрнең һәм яшьләрнең наркотиклар куллануына каршы тору буенча җитди сөйләшү булды.
Россиянең ТР буенча ФКСН Идарәсе Алабуга районара бүлеге вәкиле Роман Крылов кодеинлы дару средстволарын сатканда ачыкланган хокук бозулар, район территориясендә урнашкан даруханәләр челтәрләренә рейд тикшерүләре үткәрү...