Төкле аягың белән Нәүрүз!
Фәймә Вахриева
Нәүрүз элек-электән чәчү алдыннан үткәрелгән һәм Сабан туе кебек үк халык аны көтеп алган.
Бәйрәмне каршы алу көннәрендә һәркем начар эшләрдән ерак торып, миһербанлылык кылырга, мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә, ата-баба каберләрен барларга тырышкан. Яшьләр йорттан-йортка йөреп Нәүрүз шигырьләре әйткәннәр, матур теләкләр җиткергәннәр, күңелле ял иткәннәр. Безнең якларда бераз онытылган...