Менделеевскиның 8 нче бакча әниләре сынатмады
8 нче "Сандугачым" мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә тәрбияләнүчеләрнең әниләре арасында Россиядә әниләр көненә багышланган бәйге узды.
Алып баручы өлкән тәрбияче Гүзәлия Фәттахова сүзләренчә, ана назын тоеп үскән бала бәхетле була, зирәк акыллы һәм изге җанлы әниләр балаларны туган җиребезне яратырга, халкыбызның традицияләрен хөрмәт итәргә өйрәтәләр, гаилә учагын сүндермичә саклаучы илаһи зат...