Үзәктә ялда
13 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр Социаль яклау үзәгендә ял иткән пенсионерлар: "Без монда яшәү энергиясе, күңел тынычлыгы тупладык", - диделәр.
Реабилитация бүлеге хезмәткәре С.Данилова сөйләвенчә, сәламәтләнү процедуралары, аралашу, төрле чараларда катнашу өлкәннәрне яшәртә. Алар үзәк китапханә хезмәткәрләре әзерләгән "Чәчәкләр - тормыш бәйрәме" чарасын яратып кабул иттеләр. Г.Богданова, Л.Косякова башкарган җырлар...