Кабул итүдә – мәктәп укучылары
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе уздырган бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында 7 нче мәктәпнең 9-11 нче сыйныф укучылары нотариус Марат Зариповта кабул итүдә булдылар.
Алар җәмгыять белеме дәресләрендә дәүләт һәм хокук тарихын, конституцион хокукларны өйрәнәләр. Укучылар очрашуда теоретик белемнәрен нотариус практикасыннан төгәл мисалларда карадылар, хокукый документлар төзү тәртибе белән...