Безнекеләрне бел!
Әлмәт, Алабуга, Зәй, Түбән Камадан 500дән артык катнашучы Чаллы шәһәренә "Бәхет йолдызы" милли татар конкурсына җыелды.
Безнең шәһәрне "Очарование" балалар үрнәк хореографик коллективының өлкән төркеме тәкъдим итте. Балалар "Уракчы кызы", "Әпипә", "Яулык белән уен" һ.б. биюләрне осталык белән башкардылар. Нәтиҗәдә коллектив беренче дәрәҗә дипломга ия булды, солист Румия Зиннәтуллина "Хореография-соло"...