Эшче яшьләргә яшел ут
Казанда эшче яшьләр арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» исеменә профосталык республика бәйгесе узды.
Аның инициаторлары - ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм республиканың «Предприятиеләр һәм оешмалар яшьләре берлеге» региональ иҗтимагый оешмасы. Бәйге төп эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүне, җитештерү хезмәтенә кызыксыну уятуны максат итеп куя һәм биш белгечлек буенча үткәрелә: токарь, фрезеровкалаучы,...