Яшеллекне харап иттеләр
Узган атнада Менделеевск урамнарында корыган, йортлар тирәсенә якын утыртылып хәзер кыенлыклар тудырган карт агачларны кисү оештырылды. Тик редакциягә шалтыраткан шәһәрлеләр ишегалдында гөрләп үсеп утырганнарын да юкка чыгару турында борчылып сөйләделәр.
Профсоюз урамында яшәүче химия заводы ветераны Раиса Тарасова тирә-юньне бизәп торучы ике юкәнең "башына җитүләрен" белдерде. "Дистә еллар үскән агачны...