Приютлылар ялда
"Кама таңнары" приютында тәрбияләнүче балалар беренче җәйге каникул аен Чистайның "Раздолье" дәвалау-сәламәтләндерү комплексында уздыралар.
Лагерь әйдаманнары, укучыларны озата барган тәрбиячеләр Любовь Тимергалиева, Марина Куликова, Зоя Маркина ял көннәрен күңелле һәм файдалы итеп оештыралар. Кызыклы шәхесләр белән очрашулар, тематик чаралар, конкурслар - барысы да малайлар, кызларның яшь үзенчәлеген, кызыксынуын искә алып...